|
20-21 октябрьдә Владивостокта “Чиксез табигать” Х халыкара экологик форум үткәрелә. Анда хакимият, фән, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләре әйләнә-тирәлек, экологик куркынычсызлык проблемаларын тикшерә. Форумның төп темалары: – “яшел” экономикага күчү, проблема һәм перспективалар; – экономиканы экологик яңарту, иң яхшы технологияләр нигезендә технологик нормалаштыру иңдерү; – фән, политика, бизнес һәм җәмгыятьнең сарыфсыз җәмгыять төзүдә хезмәттәшлеге; – җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал өлкәсендә идарә итү; – экономика, көнкүреш, эшчәнлек юнәлешләрендә экологик проблемаларны чишүгә юнәлтелгән халыкара хезмәттәшлек, һәм башкалар. |
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте