Суд бетон койманы сүттерде

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Быел яз көне Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Лениногорск районы Писмән авылында урнашкан су-насос станциясенең Зәй елгасы яр буен тимер-бетон койма белән киртәләп алганын ачыклаган иде. Койманың иясе булган юридик затка – “Лениногорск җылылык челтәрләре” АҖнә карата РФ КоАП 8.12.1 ст. (“Тулай кулланышлы су объектына һәм аны яр буена гражданнарның ирекле баруын тәэмин итү шартын үтәмәү”) буенча беркетмә төзелде, законсыз койманы сүтәргә кушылды. (РФ Су кодексының 6 статьясы буенча су объектының 20 метр киңлеге яр буе тулай кулланышлы булып тора.) Ләкин койманың иясе күрсәтмәне үтәмәде. Шуннан соң экология министрлыгы инспекторлары материалларны Әлмәт шәһәр судына тапшырды. Суд исә бозуны бетерү һәм гаепле затка 200 мең сум штраф салу турында карар чыгарды. Каршы як ул карарны Югары судка шикаять итте. Тик Югары суд та “Лениногорск җылылык челтәрләре”нең су саклау зонасында койма коруын законсыз дип таныды һәм койманы сүтәргә кушты. Ниһаять, күптән түгел койма сүтелде. Мондый хәл тагын кабатланмасын өчен, территория экологларның аерым контроленә алынды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International