Әлмәттә «Нефть. Газ. Энерго. Экология-2016» һәм «Индустриаль куркынычсызлык-2016» халыкара күргәзмәләре үткәрелә

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

19-21 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә, Татарстан нефтьчелеген үстерүгә зур өлеш керткән В.Шашинның тууына 100 ел тулуга багышлап, XV халыкара махсус “Нефть. Газ. Энерго. Экология-2016” һәм “Индустриаль куркынычсызлык-2016” күргәзмәләре үткәрелә. Чара­ларга Татарстан Президенты, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Россия һәм Татарстан Сәүдә-индустрия палатасы, Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстанның алдынгы предприятиеләре, Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясе, “Татнефть” АҖ булышлык итә. Күргәзмәне бөтен Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре караячак, шулай ук Россия шәһәрләреннән, якын чит илләрдән һәм күрше республикалардан делегацияләр килү көтелә.

Күргәзмәнең урнашуы – Әлмәт ш., Белоглазов ур. 62а, футбол спорт мәктәбе. Тулырак белешмәләр: http://www.nt-expo.ru/#place.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International