Россия Федерациясе Президентының табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле, Россиядә Экология елы үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Сергей Иванов ярашлы федераль һәм региональ чаралар өчен бердәм брендны (эмблеманы) раслады.
2017 ел берьюлы Экология елы һәм Аеруча саклаулы территорияләр елы дип игълан ителгән, шуңа күрә эмблема бер үк вакытта табигать объектларының байлыгын, уникальлеген дә, Россия территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау эшчәнлеген дә чагылдыра, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында.
Экология елы эмблемасын Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы заказы буенча Stellar агентлыгы әзерләгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте