Бүген Казанның 18нче мәктәбенең 4нче класс укучылары Татарстан Милли музеена экологик агарту экскурсиясенә килде. Чара Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге белгече Елена Гыйльмеҗанованың тәбрик сүзе белән башланды. Экскурсияне музейның матди чыганаклар бүлеге мөдире Марина Новикаова үткәрде.
Аның әйтүенчә, бу көннәрдә Милли музейның Кремль урамындагы, 1987 елгы янгыннан сок реставрацияләнгән бинасында беренче күргәзмә ачылган, ул “Табигый фонд әкәмәтләре” дип атала һәм 130 уникаль экспонаттан тора. Алар моңарчы кеше күзенә күренми яткан.
Экскурсиядә балалар әнә шул табигый фонд белән танышты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте