1 сентябрьдә “Урман утырту көне” республика табигать саклау акциясе башлана. Табигатькә битараф булмаган барча халыкны акциягә кушылып яшь агачлар утыртуда катнашырга чакырабыз. Һәр кеше торган урыны буенча урманчылыкка мөрәҗәгать итә ала, анда аңа утырту материалы бушлай биреләчәк, дип әйтелгән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Казанда Агач утырту көне Идел буе районындагы Вахитов скверында (Назарбаев ур. һәм Техник ур. чатында) үткәрелә. Анда Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак. Чары 9.00дәд башлана.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте