Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев яшьләрнең Санкт-Петербургта узган III экологик форумында катнашты. Бу уникаль һәм күләмле чара студентларны, волонтерларны, белгеч һәм галимнәрне, экология һәм табигать саклау өлкәсендә эшләячәк юристларны региональ һәм федераль хакимият, бизнес, табигать саклау һәм күзәтчелек органнары, экологик фондлар вәкилләре, экологик мониторинг белгечләре һәм аналитиклар белән берләштерде.
“Без яшьләрнең әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына тартылуын күрәбез. Яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү безнең бер өстенлекле бурычыбыз булып тора”, – дип белдерде үз докладында министр Фәрит Габделганиев, һәм арытаба Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Аерым алганда, – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йомышы буенча “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы төзелгән, аның ярдәмендә мәктәп балалары күзәтчелек органнарына рөхсәтсез чүплекләр турында хәбәр итә ала. 2015/2016 уку елында ТР Экология министрлыгына 5000нән артык фото- һәм видеохәбәр кергән, шулар буенча чаралар күрелгән. Шулай ук табигать объектлары һәм күпләп ял итү урыннары елдан-ел чистара бара. Яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте төзелгән, бүгенге көндә аның эшендә 5 меңнән артык студент, экология проблемаларына битараф булмаган бүтән яшьләр катнаша. Быел июль аенда, аеруча талантлы балалар һәм яшьләрнең “Сәләт” хәрәкәте белән бергә, халыкара Мәгариф форумы кысаларында, уникаль табигый һәм тарихи объект булган борынгы Биләр шәһәрендә балалар һәм яшьләр өчен бик зур экологик смена оештырып үткәрелгән.
Аннан тыш, Министрлык күп кенә экологик агарту чаралары үткәрә. Мәсәлән, экологик һәм фәнни чараларда иң актив катнашучы студент конкурсы үткәрелгән, аның җиңүчесе Дмитрий Сидоров бу көннәрдә Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең рекордлы чумучылары белән бергә илебезнең төньяк диңгезләренә экспедициядә катнаша. Шулай ук, Татарстанда үткәрелә торган Су саклау зоналары елы кысаларында, шул чумучылар белән бергә республиканың кече елгалары буйлап йөзүләр, елга ярларын һәм су төпләрен чистарту буенча уннарча өмә үткәрелгән. Тагын бер зур чара – “Хыялым иле” дигән бөтенроссия экологик өмәсе, анда, беренче тапкыр буларак, республиканың барлык табигать саклау блогы вәкилләре: Россия табигать күзәтчелеге һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәләре, табигать саклау прокуратурасы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм куллану идарәсе, бүтән кызыксынулы тармаклар катнашкан. Акцияне оештыручылар – “Яшел Россия” хәрәкәте җитәкчеләре әлеге Форумда да катнаша.
Халыкны табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр итү белән кызыксындыру өчен былтырдан башлап бозулар турында фото-видеокушымталы белешмәләр бирүче гражданнарга акча түләнә. 2016 елда 1500әр сум түләнгән, Министрлык адресына берничә йөз хәбәр кергән, күпчелеге буенча административ карарлар чыгарылган. Шулай ук Татарстанда Җәмәгать инспекторларының республика үзәге төзелгән, кирәкле техника белән тәэмин ителгән, җәмәгать инспекторларын әйдәп баручы персонал белән комплектланган, – барлык шартлар тудырылган. Нәтиҗә дә озак көттермәгән, – бүгенге көндә Министрлык инспекторлары төзи торган һәр бишенче административ эш җәмәгать инспекторлары биргән материаллар буенча төзелә. Яшьләр белән эшләү нәтиҗәсендә инспекторларның саны өчләтә арткан, алар арасында Министрлык штатында торучылар да, штаттан тыш ярдәмчеләр – мәктәп балалары, җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар да бар.
Бөтенроссия табигать саклау җәмгыятенең башкарма директоры Юрий Бабак Татарстанда хакимият органнарының һәм яшьләрнең җәмәгать оешмаларының ярашып эшләве нәтиҗәсендә 2013 елгы Универсиаданың югары кимәлдә үткәрелүен дә искәртте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте