Автомобильсез көн ничек үтте

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья “Автомобильсез көн”дә, традиция буенча, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре җәмәгать транспортыннан һәм велосипедлардан файдаланды. Министрлык янындагы стоянка буш. Татарстан буенча федераль казначылык хезмәткәрләре дә “тимер ат”лардан барысы да баш тарткан.

Экология министры Фәрит Габделганиев эш визиты белән Мәскәүдә иде, һәм электр транспортына өстенлек бирде. “Бер көнгә автодан баш тартуы кыен түгел дип уйлыйм. Мәскәүдә бүген күбесенчә метрода йөрим, җәяү дә күп үттем,” – ди үзе.

Татарстанда бу көндә ел саен 60 меңләп кеше автомобильләрен калдырып тора. Бер автомобильнең һавага тәүлеккә уртача 5-6 кг пычраткыч матдә (углерод оксиды, азот диоксиды, бензопирен, төтен, күкерт катнашмалары) чыгаруын искә алсак, – 300 тоннага җыела дигән сүз.

Ә Татарстан саулык саклау министры Гадел Вафин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, экология, саулык саклау, спорт төшенчәләрен берләштереп, эшкә велосипедта килде. Экология министрлыгы инспектор­лары да шулай итте – көндәлек рейсларына да велосипедта чыгып китте. “Велосипедта рейдка чыгу безнең өчен гади нәрсә. Һава әйбәт торса, юлны велосипедта гына да үтәргә мөмкин булса, – бик теләп шулай итәбез”, – ди экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International