Рөстәм Миңнеханов: «Уңай тирәлек булдыру эшләрен дәвам итеп, 2017 ел республикада Экология һәм җәмәгать тирәлекләре елы дип игълан ителә»

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2017 ел Татарстанда Экология һәм җәмәгать тирәлекләре елы дип игълан ителә. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында, Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгатендә, Президент Рөстәм Миңнеханов белдерде.

“Республиканы социаль-экономик үстерүгә таба тотрыклы борылыш, иҗтимагый-политик тотрыклылык, тынычлык һәм татулык төп бурычыбызны үтәргә – халыкның яшәү сыйфатын үстерергә мөмкинлек бирә, – дип белдерде Президент. – Уңышлы эшләү елла­рында үзенчәлекле капитал – ышаныч капиталы формалашты. Без халык һәм партнер­лар буенча алган барлык бурычларыбызны үтибез,  республиканы яхшыга үзгәртәбез, үзебез дә үзгәрәбез. Татарстанның күпчелек халкы республикада тормышка ашырыла торган проект һәм башлангычларга турыдан-туры эш белән катнаша, бу исә барлык хакимият органна­рының киң җәмәгатьчелек белән бергә арытаба да конструктив эшләве өчен куәтле стимул булып тора. Республикада тормышка ашырыла торган проектларга гражданнарча катнаш­лыкның уңай бер мисалы – Парклар һәм скверлар елы, Су саклау зоналары елы чаралары булды. Күмәк көч белән без 2015-2015 елларда Татарстан буенча 183 парк һәм сквер төзиячәкбез я тәртипкә китерәчәкбез. Моннан тыш, республиканың 20 районында су буйларында яңа ял урыннары барлыкка киләчәк. Казанда, мәсәлән, – Түбән Болак яр буе һәм “Аккош күле” урман-парк зонасы. Нәтиҗәле эшләвебезнең төп күрсәткече – шул объ­ектларга халыкның еш йөрүе. Анда заманча актив ял культурасы формалаша. Бу бик куанычлы. Уңай тирәлек булдыруны дәвам итеп, 2017 ел республика­да Экология һәм җәмәгать тирәлекләре елы дип игълан ителә. Бер үк вакытта, Россиядә игълан ителгән Экология елын исәпкә алып, без шәһәр һәм авылларыбызны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Аеруча игътибарны йорт яны территорияләренә юнәлтергә кирәк. Казанда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм республиканың тагын берничә шәһәрендә аларны тәртипкә китерүнең яхшы үрнәкләре бар. Аннан тыш, торак һәм юл төзелешенә яшел стандартлар иңдерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, чистарту корыл­маларының нәтиҗәлелеген һәм җитештерүнең экологиклыгын күтәрү буенча эшләрне дә дәвам итәргә кирәк. Халык өчен уңай тирәлек формалаштыру республиканы туризм өчен дә кызыклырак итә.”

“Бүгенге көндә экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелү куандыра, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Республи­када яшәүче һәркем әйләнә-тирәлекне саклауга хәл кадәренчә үз өлешен кертә, – быел төрле өмәләрдә һәм территория җыештыру акцияләрендә миллионнан артык кеше катнаш­ты. Индустриягә килгәндә, – республикадагы һәр предприятиенең үз табигать саклау про­граммасы бар. Экономика һәм экология бүген тәңгәл үсә. Нәтиҗәләре дә озак көттерми, – Түбән Кама югары антропоген йөкләнешле шәһәрләр исемлегеннән чыгарылды, ә Казан һава сыйфаты буенча алдынгылар рәтендә тора. Ел саен җитештерү арта торса да, атмо­сферага пычраткычлар ташлау күләме кими бара. Вакыт узган саен эш алымнары да үзгә­рә. Хәзер безнең инспекторларның эше шулкадәр гадиләште, – рөхсәтсез чүплекләр теләсә кай төбәктә табылса да, алар шундук аны фотога төшереп, Татарстанның экологик карта­сына сала. Теге я бу район башлыгы санитар торышны он-лайн режимда күзәтә ала. Сне­гоходлар, катерлар, геодезик алгычлар, видеокамералар, видеоре­гистраторлар, квадракоп­терлар, тепловизорлы пилотсыз очкычлар, рацияләр, экспресс анализ һәм күзәтү алым­нары нәтиҗәле һәм оператив эшләргә мөмкинлек бирә. Тик шунысын да аңларга кирәк, – югары нәтиҗәләргә без бер зур командага оешкан очракта гына ирешә алачакбыз.”

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International