Казан Кирмәнендә ачык һавада Су саклау зоналары елына багышланган “Н2О” күргәзмәсе ачылды. Анда республикабызның елгалары, географиясе, үсемлек һәм хайваннары, саклаулы табигать һәйкәлләре белән танышырга, тыюлыкла урыннарга виртуаль сәяхәт ясарга мөмкин.
Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин, күргәзмә ачылуда катнашып, мондый проектларның яшь буынга экологик белем бирүдә зур ролен әйтте һәм “Казан Кирмәне” хезмәткәрләренә күргәзмәне оештырган өчен рәхмәт белдерде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте