Россия Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына депутатлар сайлау көнендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабугада, шәһәр мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Аңарчы исә Алабуга район башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә шәһәрнең берничә участогын, социаль әһәмиятле объектларны карап узды, сайлау комиссияләре һәм халык белән аралашты. “Шәһәрдә бәйрәм атмосферасы. Бүген һава торышы да, халыкның кәефе дә яхшы, сайлауга килүчеләр дә күп, – димәк, кешеләр битараф түгел, сайлауларга җаваплы карый. Бүген без алдагы перспективаны нигезлибез, иң лаеклы кандидатларны сайлыйбыз, һәм алар чынлыкта безнең идеяләрне алга сөрәчәк, киләчәгебезне тәэмин итәчәк”, – дип белдерде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте