1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы 16 сентябрьне халыкара Озон катламын саклау көне дип игълан иткән иде. Чөнки 1987 елда бу көндә озон катламын җимерүче матдәләр буенча Монреаль беркетмәсенә кул куелган. Монреаль беркетмәсенең төп максаты булып дөньяда озон катламын җимерүче матдәләрне җитештерү һәм куллануны чикләү чаралары күрү, ахырда ул матдәләрне бөтенләй бетерү тора. Беркетмә берничә категориягә кергән 100ләп химик матдәне контрольдә тота. Һәр матдә төркеме өчен аны җитештерү һәм кулланудан баш тартудан баскычлап баш тарту графигы билгеләнгән.
1996 елда хлорфторкарбонат җитештерү тулысынча туктатылды, хәзерге вакытта гидрохлорфторкарбонатлар кулланыштан алына. Гидрохлорфторкарбонаттан баскычлап баш тарту графигы югары үскән һәм үсә баручы илләр өчен кертелгән иде, 2015 елда мораторий ясалды, һәм 2030 елга кадәр югары үскән илләрдә, 2040 елга кадәр үсә баручы илләрдә аннан тулысынча баш тарту күздә тотыла. 2007 елда Монреаль беркетмәсе яклары ул матдәдән баш тарту графигын тизләтергә карар итте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте