Казансуга күзәтчелек дәвам итә

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Билгеле булганча, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев йомышы буенча 1 августта Казансу елгасы акваториясен тикшерү һәм күзә- тү буенча оператив төркем төзелгән иде. Аның эше дәвам итә. Бүген Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Казансу елгасыннан җиде урында су пробалары алып тикшерде. Суда кислород күләме нормада булып чыкты. Химик күрсәткечләр дә артык түгел. Экология министрлыгында шулай ук Казансу яр буйларының карта-схемасы төзелеп, анда үз территорияләреннән яңгыр сулары һәм индустриаль юынтылар агызучы предприятие һәм оешмалар билгеләнде. Алар да нормаларны бозмаган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International