«Крутушка» санаториенда Балалар Экология нәүбәте ачылды

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

 “Крутушка” санаториенда V “Экосукмак” чатырлар лагеры ачылды. Чарада Татарстан Экология  һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты. Ул балаларга министрлыкның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны яклау эшчәнлеге турында сөйләде. “Яшьләрнең җәмәгать оешмалары белән итүдә Экология министрлыгының төп максаты булып экологик белемнәр бирү һәм халыкны республикада үткәрелә торган экологик проектларга ылыктыру тора”, – дип белдерде.

28 августка кадәр барачак нәүбәт кысаларында белгечләр белән шөгыльләр, лекцияләр, күнекмәләр, өйрәтүләр, эшлекле уеннар үткәреләчәк, экологик мәсьәләләр тикшереләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International