Яңа Савино районы Эшчеләр урамындагы ишкәкчеләр базасы ияләре бүген Казансу яр буена иркен баруны чикли торган металл койманы сүткән. Алдарак Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары РФ КоАП 8.12.1 ст. (“Гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буенча иркен баруын тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча беркетмә төзегән, 200 мең сум административ штраф салу турында карар чыгарылган, җир кишәрлеге иясенә койманы сүтү йөкләнгән иде.
Охшаш фактлар буенча быел Экология министрлыгы 159 административ материал төзеде, 1.2 млн. сум штрафлар салды. Министрлык материаллары буенча суд органнарына бозуларны бетерү турында 36 дәгъвә гаризасы җибәрелде. Инде шуларның 24ен канәгатьләндерү турында суд карары чыгарылган (калганнары эштә).
2016 елда үткәрелгән күзәтчелек чаралары барышында Экология министрлыгы инспекторлары, Казан һәм Татарстан табигать саклау прокуратуралары, Татарстан прокуратурасы белән берлектә, су саклау законнары таләпләрен бозуның 1078 очрагын ачыклады, тулаем 6.3 млн. сумлык административ штрафлар салынды.
Министрлыкның матбугат хезмәте