Россия Табигый байлыклар һәм экологик министрлыгы делегациясе үзенең Татарстанга визиты кысаларында “Рубин” футбол клубы базасының, “Казан-Арена” һәм “Үзәк” стадионнарының экологик торышын, УГМСның Татарстан идарәсенең Лаврентьев урамындагы күзәтчелек постын карады, шуннан соң 2018 елгы бөтендөнья футбол чемпионатын экологик тәэмин итү буенча күчмә утырыш үткәрелде. Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләүләре департаменты директоры урынбасары Рөстәм Рабаданов ул утырышта: “Россиянең гариза китабында әйләнә-тирәлекне саклау буенча киң йөкләмәләр, шул исәптән спорт стадионнарының иң югары халыкара экологик стандартларга туры килүен раслау кирәклеге билгеләнгән. Без караган барлык объектлар яхшы торышта, экологик куркынычсызлык таләпләренә туры килә”, – дип белдерде.
Билгеле булганча, эре инфраструктур проектларны тормышка ашырганда иң өстенлекле бурычларның берсе булып әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимумга калдыру тора. Россия Табигать министрлыгының халыкара кимәлдәге спорт чараларын экологик тәэмин итү буенча инде шактый зур тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, 2014 елгы Олимпия уеннарына әзерлек барышында Сочи шәһәрендә төзелешнең “яшел” стандартлары системасы формалаштырылды, ул исә бүген дәүләт катнашында тормышка ашырыла торган бик күп проектларда кулланыла. Аннан тыш, Россия Табигать министрлыгы 2013 елда Татарстан башкаласында XXVII Бөтендөнья Универсиадасын әзерләп үткәргәндә Әйләнә-тирәлекне саклау концепциясен әзерләүдә һәм тормышка ашыруда катнашты. Концепциянең барлык кагыйдәләре югары кимәлдә үтәлде: Казанның күзәтчелек челтәрен үстерү, стратегик яр ныгыту чаралары башкарылды, экологик күзәтчелек системасы җайга салынды, калдыклар белән эш итү, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү системалары һәм транспорт инфраструктурасы яңартылды.
Россия Табигать министрлыгы делегациясе үзенең инспекторлык тикшерүләре барышында, Татарстан экологлары белән бергә, Казансу елгасы акваториясен катердан күзәтергә һәм баткан корабларны су төбенә чумып карарга да ниятли.
Министрлыкның матбугат хезмәте