Казансу пробаларын анализлау нәтиҗәләре билгеле булды

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе Казансу елгасыннан алынган су пробаларын анализлау нәтиҗәләрен хәбәр итте. Беркетмә буенча, сульфатлар микъдары нормадан ашкан. Ләкин бу күпләп балык үлүгә китерә алмый.

Казансу елгасы акваториясен тикшерү һәм күзәтү буенча оператив төркем төзелде. Балык күпләп үлүнең ихтимал сәбәпләрен экологлар бүген 14.00дә “Татар-информ” агент­лыгында узачак пресс-конференциядә белдерәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International