2017 елдан Россиядә эшкәртелергә тиешле калдыкларны күмү тыела

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 январеннан утильләштерелергә тиешле файдалы компонентлары булган калдыкларны күмү тыелачак. Андый калдык төрләре исемлеген РФ Хөкүмәте билгели, диелгән Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” законга үзгәрешләр табигать саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә карый һәм экономиканың яңа секторын – калдыклар эшкәртү индустриясен формалаштыру, калдыкларны шул көе күмү системасын бетерү өчен алшартлар тудыра, товар җитештерүчеләрнең, аны импортлаучы һәм төргәк­ләүчеләрнең ул товарны куллану үзлекләре югалганнан соң утильләштерергә бурычлы булуына нигезләнгән яңа экономик механизмны иңдерә.

Региональ хакимиятләр каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә соң чик тарифларны билгеләргә, региональ операторларны сайларга, калдыклар белән эш итүнең программа­ла­рын һәм территориаль схемаларын әзерләргә бурычлы. Терри­ториаль схема исә калдык­лар барлыкка килүдән, аларның күләменнән, төрләреннән һәм куркыныч­сызлык классла­рыннан алып аларны эшкәртү, утильләштерү, зарар­сызлау, урнаштыруга кадәрге бөтен чылбырны үз эченә алырга тиеш. Ә бу калдыклар белән эш итүнең йомык циклларын булдырып, аларны хуҗалык әйләнешенә кайтарта, күмеп кенә куярга юл калдырмый. Россия Федерациясе субъектларында бу эш 2016 елның 26 сентябренә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International