Казан технология милли тикшеренү университеты студентлары һәм аспирантлары “Яшел Урман” лагерында “Яшел ГТО” нормативларын тапшырды. Чара тестлы һәм интерактив этапларда уздырылды. Тест этабында ресурсларны бәрәкәтләү, чүп-чарны аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга булышу проблемалары буенча сораулар бирелде. Интерактив этапта “ЭкоЙорт”, “ЭкоМаркет”, “Чүп-чарны аерым җыю”, “Яшел Татарстан”, “Калдыкларның үзлекләре” дигән 5 экзамен алынды.
Проектны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Иреклелекне үстерү үзәге тормышка ашыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте