Татарстан студенты төньяк диңгезләрен яуларга әзерләнә

2016 елның 8 июле, җомга

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелеш химиясе һәм экологиясе кафедрасында әйләнә-тирәлекне инженерлык саклаулары юнәлеше буенча укучы 2 курс студенты Дмитрий Сидоров Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе оештырган, “Россиянең 13 диңгезе” дип аталган зур күләмле экспедициядә катнашып, Россиянең төньяк диңгезләрен өйрәнергә чыгачак.

Дмитрий Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәргән, белем алу юнәлеше, фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, ВУЗ чараларында катнашу кебек факторлар исәпкә алына торган кырыс конкурста җиңеп чыккан иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International