Экология белән кызыксынучылар “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасы кысаларында үткәрелә торган әйләнә-тирәлекне саклау буенча өйрәнү-тикшеренү проектлары конкурсында катнашырга чакырыла. Чара яшьләрне экологик проблемаларны чишүгә, фәнни һәм практик табигать саклау эшләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурс эшләренең номинацияләре:
– экологик проблемаларны чишү буенча тәкъдимнәр (идеяләр, ачышлар, проектлар, программалар);
– тикшеренү проектлары (мониторинг, өйрәнү, бәяләү);
– экологик агарту, белем бирү һәм социаль реклама (видеороликлар, листовкалар һ.б.ш.) проектлары.
Конкурсны Мәскәүнең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты, Эколог-журналистлар ассоциациясе, Мәскәү Җәмәгать палатасы, Социаль-экологик берлек ярдәмендә Экологик-социаль программалар үзәге оештыра.
Эшләр 2016 елның 25 сентябренә кадәр zentreko@mail.ru, eco-competition@mail.ru электрон почталарына “проектлар конкурсына” дигән тамга белән кабул ителә. 30 һәм кечерәк яшьтәгеләр катнаша ала. Йомгаклар 30 сентябрьдә игълан ителәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте