Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Төсле тамчылар” бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсын игълан итте. Ул илнең яшь гражданнарына иҗат аркылы суга һәм су ресурсларына сак караш иңдерү, балаларны экологик эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Оештыручысы – “Су хуҗалыгы комплексын үстерү” федераль дәүләти бюджет оешмасы. Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләрдә һәм бүтән белем бирү оешмаларында укучы 8-18 яшьтәге балалар катнаша. Иҗат эшен конкурска катнашучыларның вәкилләре (ата-аналары я туганнары) бирә ала, гаризада вәкилнең контактлары һәм иҗат эшенең авторы турында төгәл белешмәләр күрсәтелергә тиеш. Катнашучы һәр номинация буенча бер генә гариза бирә ала. Эшләр “Вода России” федераль белешмәләр порталы http://voda.org.ru аша 2016 елның 20 августына кадәр кабул ителә (аны да кертеп).
Конкурсның темалары һәм номинацияләре:
Темалар / яшь категориясе Номинацияләр
Мин һәм су (3-8 яшь) “Туган ягым сулары”
“Тормышымда суның әһәмияте”
“Яраткан елгам”
“Яраткан күлем”
“Суны сак тотабыз”
Тере су (3-8 яшь) “Су үсемлекләре”
“Суда яшәүче хайваннар”
Ел вакытлары (3-8 яшь” “Кыш”
“Яз”
“Җәй”
“Көз”
Махсус номинация (3-18 яшь)
“Россия суы” бөтенроссия акциясе (Су объектларын һәм аларның
ярларын чистарту акциясе
“Кырым” (Кырым федераль округында “Мин –
су” акциясе)
www.voda.org.ru сайтын кулланучылар сайлавы
(барлык номинацияләрдә барлык эшләр бәяләнә)
“Әдәбияттә су”
Министрлыкның матбугат хезмәте