«Байкал. Кайтыш ноктасы 2016» халыкара экологик иҗат форум-фестивале

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Экология белән кызыксынучылар “Байкал. Кайтыш ноктасы 2016” халыкара экологик иҗат форум-фестивалендә катнашырга чакырыла. Чара “БайкалТрек” ял базасында (Байкал күле, Кече Диңгездә) 31 июльдән 6 августка кадәр үткәрелә. Китү 31 июльдә Иркутскидан, кайту 6 августта Байкалдан. Оештыручысы – “Творцы” (“Иҗатчылар”) үзал­лы коммерциясез оешмасы. Мәйдан эко-проектчыларны (эшмәкәрләрне, архитектор­лар­ны, дизайнерларны, модельерларны, әзерләүчеләрне), эко-инвесторларны һәм кулланучы­ларны берләштерә.

Форум-фестивальнең проектлары:

• Эко-Мода. Прет-а-порте коллекциясе.

• Эко-Архитектура. Байкалда туристик зоналар өчен интерактив комплекс.

• Эко-Дизайн. Индустриаль дизайн объектлары әзерләү.

• Эко-Туризм. Эко-туризмны үстерү өчен иҗади технологияләр.

• Яшел Экономика. Компанияне үстерү өчен экологик ресурс.

• “Эко-Диво (“Эко-Тылсым”) экспериментариумы. Танып-белү туризмы объекты.

• Яшел шоу. Үзгә тавышлы тамаша номеры.

Программада: саф һавада арт-күнекмә; вакытлы иҗат коллективларында проектлау; проект хисапларын күрсәтү һәм яклау; ябылыш. Яшел шоу премьерасы; халыкара “Кеше һәм Табигать” документаль фильмнар фестивале коллекциясе фильмнарын күрсәтү. Форум-фестиваль экологик белемнәр таратуга, яшел экономикага һәм табигать белән килешенеп яшәүгә булыша, җирле туризм, сувенирлар җитештерү, шоу һәм модалар өчен мәдәни эко-кодларны ачыклый, эко-проектлау буенча заказларны үти.

Тулырак белешмәләр:

http://ecodelo.org/rossiyskaya_federaciya/sibirskiy_fo/irkutskaya_oblast/42284-mezhdunarodnyy_forum_festival

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International