ЮНЕСКО эгидасы астында «Балалар карашында Кызыл Китап» дигән бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы игълан ителде. Ул 2016 елның 31 декабренә кадәр уздырыла

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

“Балалар карашында Кызыл Китап” балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе” халыкара проекты Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе, халыкара “Төньяк Форумы” эгидасы астындагы “Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акция кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурска шундый иҗади эшләр кабул ителә:

  • төбәкләрнең, илләрнең Кызыл Китаплары белән шәхсән танышу, шулай ук юкка чыга баручы төрләр белән аеруча саклаулы табигать территорияләрендә (экспедицияләр вакытында) очрашулар, фильм караулар, зоопаркта булу тәэсирендә эшләнгән эшләр;
  • экология һәм әхлак темасына кагылышлы эшләр;
  • Кызыл Китапта тасвирланган төр турындагы, исеме һәм белешмәләре рус телендә булган эшләр.

Конкурсның номинацияләре: “Рәсем сәнгате”, “Графика”, “Скульптура”, “Фотогра­фия”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Хикәя”, “Шигърият”.

Декоратив-гамәли сәнгать эшләреннән башка сәнгать эшләре теләсә нинди техникада, А3 форматында, паспартусыз эшләнергә мөмкин. Һәр иҗади эшкә тасвирлана торган Кызыл Китап төре турында белешмәләр кушымталанырга тиеш (кәгазь җирлектәгесе – файлда, электрон варианты – CD-дискта).

Катнашучыларга призлар, лауреат дипломнары, катнашучы таныклыклары һәм рәхмәт хатлары биреләчәк. Иң яхшы эшләр Россия шәһәрләрендәге күргәзмәләргә куелачак. Иң яхшы конкурс эшләренең җыентыгы бастырылачак.

Конкурс кагыйдәләре, элекке конкурсларның беркетмәләре Югра Табигать күзәтчелеге­нең www.prirodnadzor.admhmao.ru рәсми сайтында, “Экологик культура формалаштыру” бүлегенең “Конкурслар” бүлекчәсендә, ә элегрәк бастырылган китаплар “Матбугат басмалары” бүлекчәсендә урнаштырылган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International