Йөзү ярышларында Экология министрлыгы өч ел рәттән беренче урында

2016 елның 2 июле, шимбә

Казанның “Буревестник” йөзү бассейнында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спарта­ки­адасы кысаларында, йөзү ярышлары үткәрелде. Беренче урынны Экология министрлыгы командасы алды. Команда минераль чимал ресурслары идарәсе башлыгы Илдар Фәттәхов, каты файдалы казылмалар геологиясе бүлегенең башкаручы белгече Руслан Галиуллин, инвестиция программаларын үтәү бүлегенең башкаручы киңәшчесе Дамир Камалетдинов, координация һәм планлаштыру бүлегенең башкаручы киңәшчесе Данис Баһаветдиновтан тора. Икенче урында – Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты командасы, өченче урында – Татарстан Югары Суды командасы. Экология министрлыгы командасы өченче ел беренче урында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International