Татарстанда “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте активының I республика мәктәбе оештырылды. Әйләнә-тирәлекне саклауга битараф булмаган мәктәп балалары һәм студентлар Биектау районы “Крутушка” санаториенда оештырылган чатырлар лагерына җыелды. Чара Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Аннан алда активистлар экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин белән очрашып, “ЧистаБулыр” хәрәкәтен арытаба үстерү, атап әйткәндә – муниципаль районнарда хәрәкәтнең штабларын булдыру мәсьәләсен тикшерде. Дамир Вәлиуллан Министрлыкның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәме турында сөйләде. Активистлар исә быелгы планнары белән уртаклашты.
3 июльгә кадәр үткәрелә торган смена кысаларында белгечләр белән шөгыльләр, күнекмәләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар үткәрелде, лекцияләр укылды, “ЧистаБулыр” хәрәкәтенең эшчәнлеген планлаштыру мәсьәләләре тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте