Әйләнә-тирәлекне саклау буенча өйрәнү-тикшеренү проектлары ачык конкурсына эшләр кабул ителә

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Экология белән кызыксынучылар “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасы кыса­ларында үткәрелә торган әйләнә-тирәлекне саклау буенча өйрәнү-тикшеренү проектлары конкурсында катнашырга чакырыла. Чара яшьләрне экологик проблемаларны чишүгә, фәнни һәм практик табигать саклау эшләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурс эшләренең номинацияләре:

– экологик проблемаларны чишү буенча тәкъдимнәр (идеяләр, ачышлар, проектлар, программалар);

– тикшеренү проектлары (мониторинг, өйрәнү, бәяләү);

– экологик агарту, белем бирү һәм социаль реклама (видеороликлар, листовкалар һ.б.ш.) проектлары.

Конкурсны Мәскәүнең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департа­менты, Эколог-журналистлар ассоциациясе, Мәскәү Җәмәгать палатасы, Социаль-эколо­гик берлек ярдәмендә Экологик-социаль программалар үзәге оештыра.

Эшләр 2016 елның 25 сентябренә кадәр zentreko@mail.ru, eco-competition@mail.ru элек­трон почталарына “проектлар конкурсына” дигән тамга белән кабул ителә. 30 һәм кечерәк яшьтәгеләр катнаша ала. Йомгаклар 30 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International