Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә #ЭКОЯЗ-2016 конкурсында актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Ык буе ТИ башлыгы Хәлил Мостакыймовның әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык барышында шәһәр һәм авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган, аларда предприятиеләрдә, социаль өлкәдә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр, уку йортларында укучылар актив катнашкан.
Ык буе төбәгендә (Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында) төрле номинацияләр буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
Азнакай районында:
“ЭКО-мәктәп” – Азнакай ш. 4нче лицее;
“ЭКО-гаилә” – Халиковлар гаиләсе;
“ЭКО-предприятие” – Азнакай ш. “МППБиО” МУП.
Баулы районында:
“ЭКО-мәктәп” – 6нчы урта мәктәп;
“ЭКО-гаилә” – Мәҗитовлар гаиләсе;
“Эко-предприятие” – Баулы ш. “Упобио” МКП.
Мөслим районында:
“ЭКО-мәктәп” – Түбән Табын мәктәбе;
“ЭКО-гаилә” – Галимовлар гаиләсе;
“ЭКО-предприятие” – “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” МУП.
Ютазы районында:
“ЭКО-мәктәп” – Әпсәләм мәктәбе;
“ЭКО-гаилә” – Полухиннар гаиләсе;
“ЭКО-предприятие” – “Электросоединитель” ААҖ.
Министрлыкның матбугат хезмәте