Җәйге каникулда балалар чүп-чар җыелу урыннарын ачыклауны дәвам итә ала

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы укучыларның “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы кысаларында хәбәрләр кабул итү срогын 2016 елның сентябренә кадәр озайта. Табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыклану турында­гы фото- һәм видеохәбәрләр шул сроккача штатлы режимда кабул ителә.

Бүгенгә кадәр Татарстан буенча укучылардан инде 3 меңләп хәбәр керде.

Конкурс турында кирәкле белешмәләрне http://eco.tatarstan.ru/rus/shkolniy-eko-patrul.htm юнәлтмәсе буенча я “Республика иҗтимагый экологик кабулияте” бүлегендә (Республиканский конкурс среди учащихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан «Школьный эко-патруль») табарга мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International