Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 28 июньдә Ачык ишекләр көне үткәрә. Теләсә кайсы татарстанлы белгечләргә үз соравын бирә һәм киңәшләрен әйтә алачак
Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне чишү керә:
– гражданнарның уңайлы әйләнә-тирәлеккә хокукын тәэмин итү;
– экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;
– хуҗалык итүнең һәм бүтән эшчәнлекнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын булдырмау;
– табигать саклау программаларын, проектларын формалаштыру һәм тормышка ашыру;
– үз вәкаләтләре чикләрендә җир асты байлыклары дәүләт фонды белән идарә итү.
Министрлык хезмәткәрләре дәүләт органының эшчәнлек юнәлешләре, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисап бирүе, “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системаларының эше, табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видео-фиксацияле оператив белешмә биргән гражданнарга акча түләү, Министрлыкның якын арадагы планнары турында сөйләячәк.
Ачык ишекләр көне 28 июльдә 16:00дән 18:00гә кадәр үткәрелә.
Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Казан ш., Павлюхин ур. 75 адресына, (843) 267-68-67 телефонына мөрәҗәгать итә ала.
Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Кама буе территориаль идарәсендәүткәрелә (Чаллы ш., Җиңүнең 40 еллыгы ур. 64). Тел. 8(8552) 59-36-39.
Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Кама Аръягы территориаль идарәсендә үткәрелә (Түбән Кама ш., Красный Ключ б., Яр буе ур. 7). Тел. 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәттә, Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәдә үткәрелә (Әлмәт ш., Әминов ур. 9а). Тел. 8 (8553) 33-03-26.
Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Ык буе территориаль идарәсендә үткәрелә (Азнакай ш., Шоссе ур. 6). Тел. 8(85592)5-13‑48.
Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Идел буе территориаль идарәсендә үткәрелә (Чистай ш., Фрунзе ур. 97-а). Тел. 8(84342) 5-35-19.
Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Идел Аръягы территориаль идарәсендә үткәрелә (Буа ш., Р.Люксембург ур. 159). Тел. 8(84374) 3-11-02.
Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнарында яшәүчеләр өчен Ачык ишекләр көне Төньяк территориаль идарәдә үткәрелә (Арча ш.т.б., Интернациональ ур. 41). Тел. 8(84366) 3-21-61.
Министрлыкның матбугат хезмәте