Экология министрлыгында дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү комиссиясе утырышы булып узды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, экология мини­стрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә, дәүләт хезмәткәрләренең хез­мәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү комиссиясе утыры­шы булып узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт хезмәткәрләре 2015 елгы үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында биргән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләрен карау.

2. Дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр кон­фликтын көйләү буенча Министрлык комиссиясенең 2016 елның беренче яртысындагы эшчәнлеге йомгаклары.

Утырышны йомгаклап, Рөстәм Камалов дәүләти гражданлык хезмәте һәм коррупциягә каршылык турындагы закон таләпләрен үтәргә, хезмәткәрләргә үз керемнәре турында дө­рес булмаган белешмәләр бирүнең ихтимал булган нәтиҗәләре турында җиткерергә, ке­ремнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр, хезмәткәрнең хаты­ны я иренең һәм балигъ булмаган балаларының мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмә­лә­ре турында 2015 ел өчен бирелгән белешмәләр буенча Министрлыкның дәүләти граж­данлык хезмәткәрләренә карата тикшерү чараларын дәвам итәргә кирәклек турында әйтте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International