Казанда, Россиядә беренче буларак хромато-масс-спектрометрлы күчмә лаборатория барлыкка килде

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Казанда, Россиядә беренче буларак, хромато-масс-спектрометр комплексы белән җиһазланган күчмә эко-лаборатория барлыкка килде. “Хроматэк” ЯАҖендә ясалган һәм “Форд-транзит” автомобиленә куелган бу комплекс 43 пычрану күрсәткеченә микъдар анализы һәм 100 меңнән артык матдәгә сыйфат анализы ясарга мөмкинлек бирә.

Атмосфера һавасына контроль чаралары Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсе белгечләре белән берлектә башкарылачак.

“Күчмә лаборатория бигрәк тә эре предприятиеләр белән эш иткәндә, теге я бу пычрану чыганагын кайнар эздән оператив ачыкларга кирәк булганда файдалы. Бозуларны вакытында ачыклау һәм бетерү Татарстан территориясендә экологик куркынычсызлыкны сакларга булышачак,” – ди Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International