Билгеле булганча, санитар-экологик икеайлык кысаларында беренче тапкыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, “ЭКОяз-2016” игълан ителгән иде. Республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында шул конкурста җиңүчеләр билгеләнә.
Чирмешән районында да конкурста иң актив һәм иҗади катнашучылар бүләкләнде. Тантанада Чирмешән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Минһаҗев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
“ЭКОяз-2016” конкурсында җиңүчеләр:
“ЭКО-гаилә” – Лотфуллиннар гаиләсе:
“ЭКО-мәктәп”– Ивашкино урта мәктәбе
“ЭКО-предприятие” – “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП.
Министрлыкның матбугат хезмәте