Санитар-экологик икеайлык кысаларында узган “ЭКОЯЗ-2016” конкурсында Әлмәт районы республикада 1нче урынны алган иде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Альберт Маликов, районның муниципаль службалары вәкилләре катнашты. Җиңүчеләр: “ЭКО-мәктәп” номинациясендә – 2нче Мактама урта мәктәбе; “ЭКО-гаилә” номинациясендә – Фроловлар гаиләсе; “ЭКО-предприятие” номинациясендә – “Татнефть” ПАҖ.
Министрлыкның матбугат хезмәте