Мәскәүдә Россиянең экологик куркынычсызлыгы тикшереләчәк

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, экология белгечләре, бизнес вәкилләре “Калдык­ларны җыю, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү – Россиянең экологик куркыныч­сызлыгы һәм тотрыклы үсешенең иң мөһим өлешләре” дигән IV халыкара конгресста катнашырга чакырыла. Чараны 9-10 июньдә Мәскәүдә, МИИТ мәдәният сараенда үткәрү ният ителә. Аның эшендә Россиядән, Европа, Америка һәм Азия илләреннән 300дән артык бизнес, фән, дәүләт структуралары вәкилләре катнашачак. Конгресста нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, урманчылык, авыл хуҗалыгы, энергетика, төзелеш, транспорт өлкәсендәге яңа экологик политика мәсьәләләре (көйләүче законнар, инвести­цияләр һәм проектлар) каралачак.

Түгәрәк өстәлләр түбәндәге юнәлешләрдә үткәрелә:

  • Транспорт калдыкларын утильләштерү проблемалары
  • Урман хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү проблемалары
  • Авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү проблемалары, яңа тәкъдимнәр һәм технологияләр
  • Нефть шламнарын җыю һәм эшкәртүнең заманча техник һәм технологик мөмкин­лекләре, экономик аспектлары. Сулыкларны чистарту һәм җир кишәрлекләрен биореми­дацияләү.
  • Пластмассаларны һәм резинотехник эшләнмәләрне эшкәртүнең заманча техник һәм технологик мөмкинлекләре.
  • Төзелеш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, эшкәртү һәм утильләштерү буенча норматив документлар әзерләү.
  • Нефтьле калдыкларны, төзелеш, авыл хуҗалыгы калдыкларын, бүтән категорияле калдыкларны эшкәртү проектларының финанс һәм инвестиция оешмалары өчен кызыклылыгы.
  • “Россия Тимер Юллары” компаниясендә экологик инновацияләр иңдерүгә багыш­ланган аерым сессия.

IV халыкара конгресс калдыклар барлыкка китерә, калдыкларны җыя, эшкәртә, утильләштерә торган компанияләр очраша, тәҗрибә һәм фикер уртаклаша торган уникаль мәйдан булып тора.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International