Уфада «Экология, Технологияләр, Тормыш» форумы үткәрелә

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

8-10 июньдә Башкортстан башкаласы Уфада халыкара “Экология, Технология, Тор­мыш” экологик форумы үткәрелә. Анда шулай ук җитештерү калдыкларын җыю, эшкәртү, әйләнешкә кайтару, утильләштерү, зарарсызлау җиһазлары һәм технологияләре, махсус чүп җыю техникасы һәм башкалар күрсәтеләчәк. Форумда һәм күргәзмәдә Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Свердлов, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдәге яшелләндерү һәм төзекләндерү, экологик төзелеш материаллары, саф азык-төлек җитеш­терү предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша. Эшлекле программа кысала­рында “Климат үзгәрү чынбарлыкмы әллә янаумы?” дип аталган пленар утырыш, “Экотөзелеш”, “Экопром”, “Экотормыш”, “Экопланета”, “Экотуризм”, “Экошәһәр”, “Агроэкология”, “Экокультура”, “Экобелем” дигән юнәлешләр буенча түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссияләре үткәреләчәк. Бу экологик форум һәм күргәзмә федераль, региональ һәм халыкара табигать саклау органнары, индустриаль экология һәм бизнес, экологик җәмәгатьчелек, һөнәр, фән һәм проектлау оешмалары өчен нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу мәйданы булыр дип көтелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International