Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Эколог көне уңаеннан мөрәҗәгате

2016 елның 5 июне, якшәмбе

 “Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан – Россия Федерациясенең иң югары үсешле индустриаль төбәкләреннән берсе. Табигатьтән бәрәкәтле файдалану республиканың социаль-экономик үсеш стратегиясендә өстенлекле бер мәсьәлә булып тора. Без тормышка ашыра торган дәүләт программалары әйләнә-тирәлеккә техноген йөкләнешне киметү, гражданнарның югары яшәү кимәлен тәэмин итү буенча системалы һәм озайлы эшчәнлеккә юнәлтелә.

Татарстанда без экологияне һәрчак аерым игътибарда тотабыз. 2013 елны Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне яклау елы итеп үткәрдек. Парклар һәм скверлар елы кысаларында исә җәмәгать урыннарын уңайлырак итү буенча күп эшләр башкарылды. Ә быел республикада Су саклау зоналары елы үткәрелә, ул су ресурсларын тотрыклы һәм экологик куркынычсыз рәвештә үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Эколог көне – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең генә түгел, фән хезмәткәрләренең, күпсанлы җәмәгать оешмаларының, волонтерларның, республикада яшәүче бөтен халыкның да бәйрәме булып тора, әлбәттә.

Табигый байлыкларыбызны саклау һәм арттыруга, балалар һәм оныклар өчен саф тирәлек булдыруга керткән өлешләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Барыгызга да чын күңелдән тынычлык, иминлек, бәхет телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов.”

ТР Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International