Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча “Иң яхшы муниципаль район” номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс районнарда ачыкланган һәм бетерелгән рөхсәтсез калдык ташлау урыннары саны һәм мәйданы, ачыкланган бозулар һәм төзелгән беркетмәләр саны, җыелган макулатура, пластик савыт күләме, чараларда катнашучылар саны, төзекләндерелгән су саклау зоналары саны буенча үткәрелде.
1 урында – Әлмәт районы
2 урында – Түбән Кама районы
3 урында – Югары Ослан районы
4 урында – Саба районы
5 урында – Алабуга районы
6 урында – Арча районы
7 урында – Сарман районы
8 урында – Яшел Үзән районы
9 урында – Мөслим районы
10 урында – Кайбыч районы
“ЭкоВУЗ”номинациясендә җиңүчеләр:
1 урында – Казан (Идел буе) федераль университеты
2 урында – Казан дәүләт медицина университеты
3 урында – Казан дәүләт энергетика университеты
“Татарстанның Эко-мәктәбе” номинациясендә җиңүче:
Минзәлә ш. 3нче урта мәктәбе
“Татарстанның Эко-гаиләсе” номинациясендә җиңүче:
Федоровлар гаиләсе – Роман Валерьевич һәм Эльвира Нургизәровна, балалары Элина һәм Артур.
“Эко-мәктәп”, “Эко-гаилә”, “Эко-предприятие” номинацияләрендә җиңүчеләр шулай ук Татарстанның барлык 45 районында һәм шәһәр округында билгеләнде.
Министрлыкның матбугат хезмәте