Экология министрлыгы Россиянең төньяк диңгезләрен өйрәнү экспедициясендә катнашуга кандидатлар сайлый башлый

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Россиянең төньяк диңгез­лә­рен өйрәнү экспедициясендә катнашуга кандидатлар сайлый башлый. Экспедициядә кандидат бушлай катнаша алачак.

Кандидатка таләпләр: Ул:

– 18 яшьтән олырак, 25 яшьтән кечерәк;

– Татарстанда туган;

– Татарстан ВУЗында экология, биология, география я геология юнәлешендә даими укучы студент;

– фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы;

– экологик җәмәгать оешмасы активисты;

– спорт чараларында катнашучы (ГТО значогы иясе);

– ВУЗ чараларында актив катнашучы булырга тиеш.

Чит телләрне белүе хуп күрелә.

Сайлауда катнашуга гаризалар 2016 елның 15 июненә кадәр Elena.Gilmizyanova@tatar.ru, Damir.Valiullin@tatar.ru электрон адресларына кабул ителә. Тел. (843)2676811.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International