Югары Ослан пляжы чистартылды

2016 елның 20 мае, җомга

Идел көнендә Югары Ослан пляжы чистартылды. Өмәдә Югары Ослан район советы һәм башкарма комитеты, район больницасы, “Таткоммунэнерго” хезмәткәрләре, Югары Ослан урта мәктәбе һәм гимназиясе укучылары – барлыгы 150ләп кеше катнашты. 30 тоннадан артык чүп-чар җыеп озатылды.

Өмәдә катнашучыларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров тәбрикләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International