Бүген Россиядә 4 мең километрга сузылып аккан, илнең милли горурлыгы, стратегик табигый байлык булып торган бөек Идел көне билгеләп үтелә.
“Идел көне” кысаларында экологлар Фламинго эко-анализ судносында йөзеп кайтты. Анда суның сыйфатын реаль режимда күзәтергә мөмкин. Батырма датчиклар суның төп параметрларын (гидрофизик һәм гидрохимик күрсәткечләрен, температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минеральләшү кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) ике тирәнлектә өзлексез үлчи ала. Бер үк вакытта судагы пычраткыч матдәләр (нефть продуктлары, нитрат, нитрит, фосфат, фторид, хлорид, аммоний, бакыр һ.б. ионнар концентрациясе дә билгеләнә. Барлык белешмәләр компьютер мониторында күрсәтелә. Бер сезон эчендә ике миллионлап үлчәү башкарыла.
Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның әйтүенчә, даими контроль-күзәтчелек чаралары, чистарту корылмаларын яңарту һәм реконструкцияләү нәтиҗәсендә суның сыйфаты шактый яхшырган.
Министрлыкның матбугат хезмәте