Тәтештә “Чиста яр” өмәсе үткәрелде – Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Идел яр буен чүп-чардан чистартты.
“Барыбызда табигатьтә ял итәргә, аның матурлыгы белән хозурланырга ярата, тик ялдан соң үз артыңнан чүп-чарны җыештырып китү турында да онытмаска кирәк”, – диде студентларның берсе.
Министрлыкның матбугат хезмәте