Әлмәтнең 4нче балалар бакчасында ачык дәрес, мастер-класслар, конкурслар, викториналар, интерактив уеннар, “Планетаны чүп-чардан чистартыйк!” дигән музыкаль тамаша оештырылды, ахырда балалар клумбаларга берьеллык чәчәкләр, усак үсентеләре утыртты. Чарада Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте