Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе, Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” яшьләр хәрәкәте активистлары Әлмәт районы Колшәриф авылы янындагы 400 кв.м мәйданлы кишәрлектә 1000 кедр һәм ак чыршы үсентесе утыртты. Акциянең максатлары – ылыслы агачларны күбәйтү, халыкны агач утыртуга җәлеп итү, урманнарга сак караш тәрбияләү.
Министрлыкның матбугат хезмәте