Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Буа шәһәре буйлап үткәрелгән рейд барышында 6 кв.м туфракка 2 кубометр төрү материалы калдыклары ташлануны ачыклады. Факт нигезендә вазифалы затка карата РФ КоАП 8.2 ст (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын, озон катламын җимерүче я бүтән куркынычлы матдәләрне җыйганда, туплаганда, кулланганда, зарарсызлаганда, ташыганда, урнаштырганда һәм алар белән бүтәнчә эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ беркетмә төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте