“Экотех” халыкара күргәзмәсен оештыруда актив катнашканы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның Рәхмәт хаты тапшырылды. Хатны Федераль экологик советның Ханты-Мансийскида узган бишенче күчмә утырышында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев кабул итеп алды.
Аның әйтүенчә, утырышта Татарстан Президентының табигать саклау мәсьәләләрен чишүгә һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү проектларын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе билгеләп үтелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте