Иван Блоков: «Татарстанның Экологик картасы» – иң яхшы белешмә системаларының берсе

2016 елның 13 мае, җомга

Гринпис программаларының Россия буенча директоры Иван Блоков, Федераль эколо­гик совет утырышы кысаларында, “Татарстанның Экологик картасы” дәүләти белешмә системасын югары бәяләде. “Бик яхшы, ә бәлки илдә иң яхшы белешмә бирү системасы Татарстанда тормышка ашырылган, – дип белдерде ул, – аның ничек эшләве ачык күренеп тора. Хәлләрнең моңарчы ничек булганы да, хәзер ничек үзгәргәне дә һәркемнең күз алдында.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International