7нче класс укучысы Динә Галиева экологларга ярдәме өчен Сергей Донскойдан бүләк алды

2016 елның 13 мае, җомга

27нче Казан гимназиясенең 7нче класс укучысы Динә Галиева шушы көннәрдә Ханты-Мансийскида булып узган Федераль экологик советта катнашты һәм “Әйләнә-тирәлекне саклау буенча җәмәгать инспекцияләре төзү һәм алар белән бәйләнешләр тәҗрибәсе” дигән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап, “Мәктәп экопатруле” конкурсында катнашуы турында сөйләде. Динә мобиль җайланмадагы махсус кушымта ярдәмендә рөхсәтсез чүплекләрне теркәү белән шөгыльләнә. “Татарстанда балаларга һәм яшьләргә зур игътибар бирелә, – диде ул үз чыгышында, – эре мәдәният һәм спорт чаралары уздырыла, яшьтәшләрем аларда бик теләп катнаша, һәркайсына җаны теләгән шөгыль табыла. Кемдер спорт секциясенә йөри, кемдер өстәмә белем ала, ә кемдер экологик проектларга кушыла.” Ул үзе чүп-чарга каршы көрәшен былтыр башлаган һәм 1 сентябрьгә кадәр инде рөхсәтсез чүплекләр турында 300дән артык фотоматериал җибәреп өлгергән. Экологларга актив ярдәме өчен Динә Галиевага Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәхмәт белдерде һәм планшет бүләк итте.

Динә ирешелгән уңышларда тукталырга җыенмый, – Юграда үткәрелә торган “Коткарыйк һәм саклыйк” халыкара экологик акцияне яхшылап өйрәнеп, арытаба шунда да актив катнашырга җыена. (Акция кысаларында экологиягә бәйле берничә чара – форумнар, дәресләр, практик шөгыльләр оештырылачак.)

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International