Лаеш районында тагын бер законсыз карьер ачыкланды

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе белгечләре, Столбище полиция бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, “кайнар эз” буенча, Лаеш районы Тетеево авылында лицензиясез ком чыгаручы 2 үзбу­шаткычны һәм фронталь төягечне тоткарлап полиция бүлеге стоянкасына китерде. Закон­сыз карьерның мәйданы 100 кв.метр­­дан артык. РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. буенча беркетмә төзелде. Әйләнә-тирәлеккә салынган зыян күләме исәпләнә.

Билгеле булганча, табигать саклау законнары бозылу турында Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә хәбәр итәргә мөмкин: кайнар элемтә телефоны (843)267-68-67, электрон почтасы eco.signal@tatar.ru. Хәбәрне “Халык контроле” системасына да җибә­рергә була, гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен махсус “Мәктәп экопатру­ле” мобиль кушымтасы бар. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеотер­кәүле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International