Экологиягә битараф түгелләр «Предприятиеләрдә әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларына чакырыла

2016 елның 13 мае, җомга

Предприятиеләрдә җитештерүнең әйләнә-тирә табигатькә тискәре йогынтысын киметү буенча карарлар кабул итү өчен җаваплы хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр “Предприятие­ләр­дә әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” программасы буенча квалификация күтәрү курсларына чакырыла. Чараны “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Максаты – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге законнар белән таныштыру. Шөгыльләрне Экология мини­стрлыгының, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының ТР идарәсенең, шулай ук профильле оешмаларның алдынгы белгечләре, КМТТУның инженерлык-экология кафедрасы профессорлары һәм укытучылары алып барачак. Программаның тулай күләме 72 сәгать. Шөгыльләрне үткәрү режимы тыңлаучының төп эшеннән тулысынча я өлешчә аерылып торуын күздә тота. Җитештерүдән аерылмыйча, дистанцион уку технологияләрен кулланып читтән торып укырга да мөмкин.

Уку программасының кыскача эчтәлеге:

– Экология һәм табигать-ресурс законнары.

– Экономик үсештә экологик фактор.

– Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлеккә экологик контроль.

– Һөнәри өлкәдә экологик менеджмент.

– Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү эшчәнлеген документлаштыру.

Уку беткәннән соң квалификация күтәрелү турында таныклык бирелә.

Укуга гаризалар ИДПО КМТТУ, Казан ш., Попов ур., 10 адресына, (843) 231-40-39, 231-89-55 телефонына/факсына, idpoeco@mail.ru эл. почтасына кабул ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International